Түбән Кама муниципаль районы Борок авылында Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлеге белән котладылар

2016 елның 10 июне, җомга

       2016 елның 10 нчы июнь көнендә үзенең 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Володина Мария Иван кызы билгеләп үтте. Ул Псков өлкәсе Ванцово авылында туып-үскән, сугыш вакытында 42-нче армия отрядында хезмәт иткән, «Германияне Җиңгән өчен», «Батырлык өчен» юбилейлы медальлләр белән бүләкләнә.

       Мария Иван кызы ике малай тәрбияләп үстергән, ә үзенең төп горурлык дип дүрт оныкларын саный. Хәзер юбиляр кече улы һәм аның гаиләсе белән бергә Түбән Кама районы Борок авылында яши. Юбилее белән Мария Иван кызын Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов котлады, шулай ук социаль яклау Идарәсе һәм «Шәфкать» үзәгенең вәкилләре ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International