Нык гаилә мөнәсәбәтләре, югары дәрәҗәдәге ышанычны анлата. Ирем яки хатыным – ул минем ышанычым, таяныр кешем. Ышаныч – ул гаилә мөнәсәбәтләренен нигезе.
Очрашу «Бәхетле гаилә» мәктәбе психологы һәм КСЦО "Ышаныч" психологы, Миронова Элина Виктор кызы белән танышудан башланды. Психолог яшь парларга аңлатып узды, нәрсә ул ”Мәхаббәт”, “Гаилә”, “Гаилә бәхете”.
Яшьләрне борчыган: “Тормыш корып җибәрүдән соң, нигә яшләр арасында низак килеп чыга” , “Низак булу белән, бер-береңне ишетү” “Мөнәсәбәтләрне ничек ныгытырга” дигән җитди сорауларга да консультация бирде.
"Казан" гаилә үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" сишәмбе көнне үткәрелә. Дәресләр бушлай уза. Законлы рәвештэ никах теркэүче парлар гына тугел, ә барлык теләучеләр дә килергә мөмкин. Гомуми очрашудан соң индивидуаль психолог һәм юрист консультациясен алу мөмкинлеге дә бар.