14 июньдә Апаста ЗАГС бүлегендә кабат әни булу бәхетен татыган 8 гаилә тантаналы шартларда Ана капиталы Сертификатына лаек булды. Бу чара районда маур бер традициягә әверелде. Әниләргә Сертификатлар белән бергә яшь гаиләләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр бирелде. Гаиләләрнең бу шатлыклары белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина һәм Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе И.И.Вәлиәхмәтов уртаклашты.