Россиядә иң яхшы парны сайлап алачаклар!

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Монда казанлылар да катнаша ала, гаилә корганнары да, гаилә корырга җыенучылары да.

“Россиядә иң яхшы пар-2016” илебезнең 16 шәһәрендә үтәчәк һәм халыкара конкурс «Best couple of the world» ның бер өлеше булып торачак.

Бу конкурс гаилә ролен үстерүгә юнәлтелгән.

Иң бәхетле, иҗади парны сайлау 7 этапта үтәчәк. Монда төрле талантларны күрсәтергә кирәк булачак: ашарга әзерләү, караоке, фитнес һ.б. Суперфинал Мәскәүдә үтәчәк. 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр Россиялеләр катнаша ала.
Заявканы http://ru.bestcoupleworld.com/podat-zayavku.html сайтында бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International