15 июнь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү» чарасы кысаларында район башлыгы Линар Закиров җирле эшмәкәрләр белән очрашты. Әлеге аралашуда Татарстан Республикасы президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченные Тимур Нагуманов катнашты.
Диалог формасында узган очрашуда эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды, һәм борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Аралашу ике сәгать дәвам итте.