Сарман районы Җәлил бистәсендә гомер итүче Әнәс абый һәм Флюра апа Ибраһимовларның бергә яшәүләренә 55 ел тулды. Әлеге уңайдан Җәлил бистәсе ЗАГС бүлеге әйдәп баручы белгече Энҗе Вәлиева Ибраһимовлар гаиләсен котлады. Флюра апа Әлмәт районының Бикасаз авылыннан, Әнәс абый шул ук районның Яңа Кәшер авылыннан. Алар Мактамада кичке мәктәптә укыган вакытта танышалар. 1961 елны гаилә корып җибәрәләр, бергә ике бала үстерәләр. Флюра апа белән Әнәс абый оныкаларын үстерергә тәрбияләргә ярдәм итәләр. Аларга алга таба да бер-берсенә таяныч булып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп бергә яшәргә язсын.