Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 17 июне, җомга

90 яшен тутырган кешеләрне озын гомерле кеше диләр. Баулы районы Шалты авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибулла Сафиулла улы Гибадуллин бүген  шулар рәтенә басты. Хабибулла Сафиулла улы  япон гаскәрләренә каршы сугышкан, күп төрле медальләр белән бүлкләнгән. Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән якыннары, район Советы аппарат җитәкчесе Р.Хамидуллин, авыл җирлеге башлыгы З.Фатхуллин котладылар, Россия Президенты котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар. Хөрмәтле ветеран, батырлыгыгыз өчен, безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International