Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Усад авылынан Разия Галим кызы Низамова билгеләп үтте, ул хезмәт ветераны, сугыш инвалидының тол хатыны. Хезмәт даны медале белән бүләкләнгән. Аны Биектау муниципаль район башлыгынын урынбасары Ләйсан Галаутдинова, Усад авыл җирлеге башлыгы Андриян Тябин, “Эмет» социаль үзәге җитәкчесе Рафис Газизов котладылар.