Бу атнада иң еш кушылган балалар исемнәре – Алинә, София, Ранель, Даниил, Алисә, Әминә, Мәдинә, Асель, Александр.

2016 елның 17 июне, җомга

Узган атнада Казанның ГХАТ бүлекләрендә 492 сабый – 252 малай һәм 240 кыз туу очрагы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре – 790 һәм 4620 грамм. Казандагы иң яшь ана һәм атага – 19 яшь, иң олы яшьтәге анага – 43, иң олы яшьтәге атага – 52.

Бу атнада иң еш кушылган балалар исемнәре – Алинә, София, Ранель, Даниил, Алисә, Әминә, Мәдинә, Асель, Александр. Әти-әниләр кушкан иң сирәк исемнәр – Влада, Гордей, Мунис, Клим, Хөсәин, Раян, Ленар, Ансель, Василиса, Эльгина.

Шул ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 272 пар никахларын рәсмиләштергән. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә – 17 яшь, иң олыларына – 70 һәм 65 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International