Балтачның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспорт тапшырылды

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Паспорт алу яшь кеше гомерендә мөһим, зур вакыйга булып тора. Бу вакыйга яшь гражданның балигъ булып, мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт – теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ ул.“Яшүсмерләр өчен паспорт алу бер яктан мәртәбә, горурлык булса, икенче яктан, зур җаваплылык, күпмедер бурычлар да өсти. Иң мөһиме – Ватаныбызга хезмәт итү, аны ныгыту, үстерү һәм киләчәге турында кайгырту. Сез бүгеннән башлап Илебезнең, туган җиребезнең җаваплы хуҗалары булып санала башлыйсыз. Шуңа күрә дә бүгенге яшь буынга тормышта бар нәрсәгә ирешүләрен телибез, мәктәптә алган белемнәре киләчәктә үзләре теләгән кызыклы һөнәр сайларга, алган белемнәрен файдалана алырлык өлкәдә эшләргә, дөрес хезмәт юлы сайларга булышсын иде дигән теләктә калабыз”, – диде районның ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин яшүсмерләрне тәбрикләп. Әлеге вакыйга “Россия көне” уңаеннан оештырылды. Миграция хезмәтенең район бүлеге хезмәткәре Фәйрүзә Минһаҗева бу мөһим дата уңаеннан яшь балтачлыларны Россиянең хокуклы гражданы булулары белән ихластан котлап, паспорт  тапшырды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге методисты  Айсылу Нуриева исә  “Россия көне” уңаеннан, яшь гражданнарның күкрәгенә дәүләт символын хәтерләткән ак, зәңгәр, кызыл төстәге  “триколор” тасмаларын беркетте. Әлеге тантана Илебез гимны һәм истәлеккә фотога төшүләр белән тәмамланды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International