9 июнь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Пенсия идарәсе начальныгы урынбасары А.А. Никоноров 5 анага ана капиталын дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды.   Дәү әни Казеева Надежда Ивановнага кызының гаиләсендә икенче  баласы – оныгы Серафима  туу сәбәпле    туу турында таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х Сафиулловның бала туу белән котлавын укыды hәм дәү әнигә     бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы вәкиле ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International