Мунчәли авылында гомер кичерүче Рәшидә апа Шәрәповага 90 яшь

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Мунчәли авылында гомер кичерүче хөрмәтле өлкәннәрнең берсе Рәшидә апа Шәрәпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Авыл халкы аны өлкән яшьтә булуына гына түгел, ә авырлыкларны җиңеп, олы тормыш тәҗрибәсе  һәм дә киң күңелле ана булганы өчен ярата.

       Олы яшьтәге кеше буларак,  Рәшидә апага тормышның авырлыкларын күп күрергә туры килә. Ул Иске Ишле авылында дөньяга килә, гаиләдә бер-бер артлы алты бала туа. Олы бала буларак, Рәшидә апага нәни җилкәләрендә 14 яшеннән авыр эшләр башкарырга туры килә. Әтиләре 41 яшендә сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Әнисе дә авыру була. Рәшидә апа Ульяновск өлкәсеннән тоз ташыганын сөйли.  Гомере буе күмәк хуҗалыкта сыер савучы, ат - сарык караучы булып хезмәт итә.

       Язмышы да бәхетле киләчәк әзерләми. Авыл егете урлап алып кайта яшь кызны, әмма тормыш итә алмыйлар. Мунчәли авылындагы җиде баласын ятим калдырып, тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән тол  Зыятдинга чыга ул кияүгә.   Иң кечкәнәсе Илгизгә җиде яшь була ул чакта. Уртак балалары булмый гаиләнең, әмма Рәшидә апа тормыш иптәшенең сабыйларын үзенекедәй күреп, үстерә, олы тормышка озата. Бүген алар тарафыннан үзе дә хөрмәт күрә, төпчеге Илгиз кышларга алып китә, калганнарында да ул көтеп алынган кунак. Рәшидә апа авылдагы кечкенә өенә җәйләргә кайта. Кечкенә генә булса да, аннан җылылык, якты нур бөркелә. Янәшәсендә социаль хезмәткәр Рузия Камалова һәрвакыт ярдәмгә килә.

       Туган көненә юбилярга гадәт буенча кунаклар: район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайлов РФ Президентының котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар, изге теләкләр җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International