Алар тирә-якка үрнәк, тәртипле гаилә булып, милли гореф-гадәтләребезне саклап, 65 ел бергә гомер иткән, үзләренә тиң 6 бала үстергән гаилә. Габделфәрт ага Хамбалов - гади гына авыл аксакалы, әмма шул ук вакытта бик тә үзенчәлекле кеше – республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы. Кем өчендер онытылган һөнәр саналса да, Габделфәрт ага өчен комган ясау әле дә көндәлек хезмәт. Кырык ел буе кулы гына түгел, күңеле-йөрәге дә шушы эшкә көйләнгән, ахры. Тугызынчы дистәсен вакласа да, авыру-сызлаулар төн йокыларын урласа да, гадәт буенча ул көн дә үзенең мастерскоена юнәлә. Тормыш иптәше Гайшә апа исә гаилә учагын саклап, Балтач бистәсендә абыстай буларак билгеле. Шунысы күңелле: бу нәсел үзенең 11 буынын белә. Хамбаловлар гаиләсе быел гаилә бәйрәмнәрен- тимер туйларын, 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә. Бу күркәм гаиләгә тазалык-саулык телибез, яшь гаиләләребез шушындый матур парлардан үрнәк алып яшәсен иде.