Нурлат шәһәрендә яшәүче Николай Иванович һәм Таисия Васильевна Мордашовлар менә инде 60 ел бергә кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар. “Бриллиант” юбилярлар авыр тормыш итүгә карамастан, рухи яктан сынмаган-сыгылмаган, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларны саклап кала алганнар. Бу матур гаиләгә Россия көне уңаеннан Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм истәлеккә бүләк тапшырды.