Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең “Гаилә тормышы нигезләре” темасына багышланган чираттагы дәресе узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге турында әңгәмә алып барды. Укучылар “Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне” бәйрәме тарихы белән бик кызыксындылар, күпләре шушы көнне әти-әниләренә бәйрәм ясап ромашка чәчәге бәйләмнәре бүләк итәргә карар кылдылар. Шулай ук укучылар статистика, район демография хәле, ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр. Дәрес азагында ГХАТ бүлеге җитәкчесе электрон хезмәт күрсәтү турында җентекләп сөйләде, терминалда мисал нигезендә электрон хезмәтләрнең халык өчен уңайлы булуын исбатлап күрсәтте. Очрашу ГХАТ бүлеге, архив белән танышу белән тәмамланды.