12 июньдә Нурлатта Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы утте

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бәйрәмнең тантаналы элешендә Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны Россия көне белән котлады. Әлеге күркәм бәйрәмнең иң матур күренеше – бу көнне өйләнешүче яшь парлар иде. Максим һәм Виктория Даркиннарга, Александр һәм Евгения Ерофеевларга район җитәкчесе Равил Кузюров язылышу турындагы таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Яшьләргә бик күп матур теләкләр әйтелде һәм кайнар алкышлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International