Бу чарага актив гаиләләр һәм гаилә айлыгына багышланган конкурсында катнашучылар чакырылды. Бәйрәм яшь талантлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән һәм «Минем шаҗәрәм» дип исемләнгән гаилә-конкурсантларынын чыгышы белән аралаштырып барылды. Конкурста барлыгы 16 жиңүче табылды. «Минем тату гаиләм» (фото), «Актүбә урамнарын үтеп»(фото), «Минем яраткан Актүбәм» (инша, шыгырьләр), «Актүбә тарихында минем гаиләм тарихы» (фотоальбом) номинацияләрендә җиңүчеләр грамоталар һәм буләкләр белән буләкләнделәр. Шушы матур бәйрәмдә ИК МО «Актюбинский» җитәкчесенең урынбасары И.И. Мөхәммәтҗанов һәм алып баручы белгече Л.И.Шаһидуллиналар катнаштылар.