Хезмәт ветераны Наимә Шәяхмәт кызы Юсупова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төрле елларда тракторчы, бригадир, склад мөдире булып лаеклы ялга чыга ул. Тормыш иптәше Фатых белән 50 елдан артык бергә гомер итәләр. Кызганычка каршы ул 18 ел инде вафат. Алар бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Әле инде Наимә Шәяхмәт кызының 7 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин юбиярны “ Сөембикә” журналына яздырды. Районы Башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин Наимә апага Россия Президенты котлау хатын һәм бүләк тапшырды.