90 кв. метр зурлыктагы бәхетле елмаю “Казан” Гаилә үзәге каршында барлыкка киләчәк.
Бу бәйрәмнең Казанда үтүенең сәбәбе бар, чөнки “Бәхет индексы” тикшеренүләре күрсәткәнчә Казан Россиядә иң бәхетле шәһәр. Индекс соцчелтәрдәге мәгълүмат нигезендә саналды.
Казанлылыр һәм Казан кунаклары бу смайликны төзүдә генә түгел, ахырдан аны татып карауда да катнаша алалар. Бәйрәм кунакларына смайликлы футболкалар да биреләчәк. Ул көнне батут куелган фотозона оештырылачак.
Бәйрәм сәг. 12:00 дә башлана сәг. 14:00 дә Россиядәге иң зур смайлик судьялар хөкеменә тәкъдим ителәчәк, ди “Ростелеком” пресс-хезмәте.