Сабантуй зур күләмле бәйрәмгә әверелә, ул Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Россиянең башка регионнарында һәм хәтта чит илләрдә үткәрелә.
Мәсәлән, 2009 елда бөтен җирдә 169 Сабантуй уздырылган булса, 2016 елда бу бәйрәм 321 тапкыр үткәрелә.
2016 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева халык бәйрәме Сабантуйда катнашу максаты белән Минск шәһәрендә булып китте.
Бәйрәм халыклар дуслыгы фестивале төсмере алды, кунаклар арасында төрле милләт кешеләрен күрергә мөмкин иде. Әйтергә кирәк, Минск шәһәре татар диаспорасы татар халкының барлык гореф-гадәтләрне саклый һәм аларны балаларына да өйрәтә.