Россия көне - илдә иң "яшь" бәйрәмнәрнең берсе. 1994 елда, Россия Федерациясенең беренче президенты указы нигезендә, 12 июнь дәүләт бәйрәме дип игълан ителде.
Тантанада Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәре Мәскәү районы бүлеге башлыгы урынбасары Илфир Сабирҗанов катнашты.
Бу көнне кунакларга паспорт системасының килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Паспорт белән бергә һәр яшь катнашучыга истәлеккә Татарстан Республикасы Конституциясе экземпляры тапшырылды.
Бәйрәм азагында укучылар истәлеккә фотога төштеләр һәм "Казан"гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгына күтәрелделәр.