Бүген Биектау районы ЗАГС бүлегендә агымдагы елның беренче игезәкләре теркәлде: Нестерова Арина һәм Нестеров Артур. Гаиләдә алар икенче һәм өченче бала булып теркәлделәр, аларның инде Милана исемле апалары бар, тәрбиядә беренче булышчы.
Июнь башыннан районда 18 бала теркәлде, шуның 11 кыз бала, аларга ата-аналары тарафыннан берсеннән-берсе матур исемнәр кушылды: Энҗе, Сөмбел, Әмирә, Ясминә, Җәмилә, Мирослава, Арина, Әлия.