Теләчедә Сабантуена бирнә җыйдылар

2016 елның 28 мае, шимбә

Халкыбының элек-электән калган Сабантуена бирнә җыю гадәте бүгенге көндә дә узенең матурлыгын югалтмый. 28 май көнне Теләче районы предприятия хезмәткәрләре көче белән 2016 елның Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю башкарылды. Әлеге чарада гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә үзләреннән өлеш керттеләр.

Матур гармун тавышы кичкә  кадәр Теләче халкын шатландырып, Сабантуй бәйрәме якынлашуын сиздереп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International