"Минем гаиләм"

2016 елның 20 мае, җомга

Чирмешән муниципаль районы Үзәк китапханәдә Гаилә көне үткәрделәр. Бирегә Чирмешән авылыннан өч үрнәк гаилә: Фәнис һәм Наталья Иляевлар, Рәмис һәм Эльмира Ширияздановлар, Рәдиф һәм Айсылу Гайнуллиннар кунак итеп чакырылды. 

Әлеге парлар гаилә архивындагы фоторәсемнәр белән таныштырдылар, үзләренең гаилә тарихы турында сөйләделәр, конкурс һәм бәйгеләрдә катнаштылар.

Тыныч, тату гаиләнең җәмгыятебезнең нигезе, яшь буыннарның матур киләчәге булуы турында Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе С.Ганиева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Н.Карпова да сөйләделәр. Чара ахырында кунакка килгән үрнәк парлар ЗАГС бүлегендә сакланучы Чирмешән районының Мактаулы гаиләләр китабына имзасын салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International