Казан шәһәр Думасы депутаты, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Рәфкатъ улы Контюков исеменнән аның киңәшчесе Гүзәл Тәлгать кызы Минкина чыгыш ясады. Ул юбилярларны тәбрикләп, аларга котлау хаты һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Гаилә кеше тормышында иң мөһим роль уйный. Алтын һәм бриллиант туйга – мәхәббәт, тугрылык, сабырлык һәм тынычлык аша гына ирешеп була. Алга таба да әлеге яхшы гаиләләрдә игелек хөкем сөрсен, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, хөрмәт һәм дуслык булсын!