2016 нчы елның 24 нче маенда Сарман районы МБББО “Сарман гимназиясендә” балалар һәм яшьләр арасында хокук бозуны булдырмау субъектлары белән берлектә “Балаларны тәрбияләүдә ата-ана, укытучылар һәм тәрбия органнарының хезмәттәшлеге” темасы астында ата-аналар конференциясе узды. Бу конференциядә ГХАТ бүлеге белгече “Бала тәрбияләүдә гаилә роле” темасына чыгыш ясады.