Чик буенда сакчы тора, Кулында – автоматы. Еллар тыныч булсын, ди ул, Бу – аның изге анты.

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман һәм Мөслим районнарының чираттагы язгы чакырылыш егетләре армиягә киттеләр. Иртүк безнең районнан – 1, күршеләрдән 4 егетне әти-әниләре, туганнары, дуслары хәрби комиссариаттан озатып калдылар. Шулар белән беррәттән аларны озатырга ГХАТ бүлеге җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый үзәге җитәкчесе, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре, район аграр көллияте укытучысы һәм укучылары килде. Егетләргә татар халык милли ризыгы чәк-чәк, чиккән кулъяулык тапшырылды һәм җылы теләкләр теләнде. Иң мөһиме – илләр-көннәр тыныч булып, егетләр намус белән хезмәт итеп, исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтсыннар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International