“Ровесник” дип исемләнгән МБУ ДОД яшьләр белән эшләү белгече Алсу Ганеева балалар өчен кызыклы спорт уеннары әзерләгән иде. Ә инде ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова укучыларга Язылышу сарае буенча экскурсия үткәрде. Тантана залында яшь егетләр кызларны вальс биергә чакырды. Бу очрашу укучыларда бары уңай истәлекләр генә калдырды һәм әлбәттә, бу көннең истәлеге итеп балаларга бүләкләр тапшырылды.