Шәһәребез халкын НГДУ “Лениногорскнефть” начальнигы Р.С. Нурмухаметов котлады. Көтеп алынган бүләкләү тантанасы “Юные дарования” дип исемләнгән премия нәтиҗәләрен билгеләүдән башланды. Педагоглар, оештыручылар һәм традицион конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. 1 нче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән өр-яңа букчалар бүләк ителде.
Эксперт жюри карары буенча, нефтяниклар Аллеясында үткәрелгән балалар сәнгате күргәзмәсендә катнашучылар билгеләп үтелде.
Ә инде концерт программасында Самара шәһәреннән “Бруклин” шоу-группасы, “Пируэт” ансамбле һәм шәһәребезнең яшь талантлары катнашты. Кичә “В кругу друзей” дип исемләнгән программа белән дәвам итте.
Бәйрәм җылы кояш нуры белән ваемсыз булмаганнарның канаты астында үтте.