2016 елның 30 майенда Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаилә тормышының “алтын” юбилярларын хөрмәтләделәр. Бу Нигматзянов Альберт Рахим улы һәм Әлфия Хаметдулла кызы гаиләсе. 50 ел бер-берсенә ярдәм итеп, очраган кыенлыклар һәм авырлыкларны бергә, кулга-кул тотынышып уткән пар.
"Алтын" юбилярларның бөтен хезмәт эшчәнлеге Яшел Үзән шәһәренең Серго исемендәге завод белән бәйле.
Нигматзяновлар гаиләсе ике матур бала истергәннәр, балалары бу көнне аларны котларга килделәр. Аларга күп кенә рәхмәт белдереп җылы сүзләрен җиткерделәр.
Тантана вакытында юбилярлар алтын балдаклар белән алмаштылар һәм үз имзаларын “Мактаулы юбилярлар” китабына куйдылар. Аларга Яшел Үзән районы башлыгы А. В. Тыгин исеменнән мактау хаты тапшырылды.
Бәйрәм чарасы ахырында, Нигматзяновлар барлык кунакларга “Алтын вальс” бүләк иттеләр.