“Гаиләм – минем байлыгым”

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

13 нче май көнне Монай балалар бакчасында  Халыкара Гаилә көненә багышланган “Гаиләм – минем байлыгым” дип аталган чара уздырылды. “Минем тату гаиләм ” дип аталган балалар рәсемнәре  һәм балалр бакчасына йөрүчеләрнең гаилә фотографияләре күргәзмәләре оештырылган иде. Чарада 5 гаилә: Куснутдиновлар, Ахмедовлар, Калягиннар, Нәҗметдиновлар, Хадиевлар гиләләре катнашты. Алар төрле конкурсларда катнашып, үзләренең көчләрен,  җитезлекләрен, музыкаль осталыкларын һәм  тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара бүләкләр тапшыру һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International