Чистай Никахлашу йортында ана капиталы сертификатларын тантаналы тапшыру

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

2016 елның 27 маенда Чистай Никахлашу йортынында  аеруча күңелле тантана булып узды.  Әлеге тантаналы чараның төп сәбәпчеләре  исә Россиянең нәни гражданнары - Редюковлар, Сизовлар һәм Рузановлар гаиләләрендә туган икенче һәм өченче сабыйлар булды.

 ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина бәхетле әти- әниләрне  зур шатлыклары белән тәбрик итте. Россия шундый нык, тату гаиләләре булганда гына көчле, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек булсын, һәрбер йортта шат бала авазлары яңгырап торсын дигән изге теләкләрен дә җиткерде ул.

Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. И. Ксенофонтов  һәм Пенсия фондының Чистай территориаль бүлеге начальнигы Н. А. Сергеева тантаналы шартларда бәхетле ата-аналар.

Бәхетле әти - әниләрнең хезмәттәшләренең дә әлеге бәйрәмдә катнашулары, бүләкләр тапшырулары исә тантанага янә бер шатлык өстәде.

Бәйрәм азагында матур традиция буенча Никахлашу сарае фонында истәлеккә фотога төштеләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International