Яшь пар миляш утыртты

2016 елның 27 мае, җомга

Никахлашу залында тантаналы төстә язылышкач, Илнар һәм Айсылу Хәйретдиновлар Базарлы Матактагы Ленин бакчасында агач утырттылар. Яшь парларның тормышларындагы бу истәлекле вакыйга көнендә авыл бакчасында агачлар утырту традиөиясе былтыр – Парклар һәм скверлар елында барлыкка килгән иде. Майнын 28 числасында яңа гаилә коручы Илнар һәм Айсылу Хәйретдиновлар һәм аларның әти-әниләре бу күркәм гадәтне дәвам иттеләр. Алар паркта миләш үсентеләре утырттылар. Ә бит миләш – гаилә һәм иминлеген гәүдәләндерүче агач.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International