25 май көнне барлык урта белем бирү биналарында “Соңгы кыңгырау” чыңлады

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Ата-аналар, килгән кунаклар алдында үзләрен уку, спорт, сәнгатьтә алдынгы күрсәткәннәрне бүләкләү тантанасы да үткәрелде. Олы тормыш юлына басучы кыз-егетләргә бу көнне бары якты теләкләр генә теләнде. Бу вазыйфаны башкарудан Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова да читтә калмады. Шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбе яшьләрен котлап ул, соңгы кыңгырау чыңы гомергә хәтердә калуын азсызыклап үтте. Һәм аларга алдагы барлык сынауларда да уңышлар һәм теләкләр кабул булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International