Бала табу зур бәхет булса, аны тәрбияләү- олы хезмәт.
Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Мәшкүрә Мотыйгулла кызы Гараева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәшкүрә апа 7 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә 16 оныгы, 10 оныкчыгы уңышларына куанып, кадер – хөрмәттә яши.
Хезмәт ветераны лаеклы ялга киткәнче күп еллар “Урал” колхозында эшли, фидакарь хезмәте өчен медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Мәшкүрә апаны котларга балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары килгән иде. Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина юбилярны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды.