2016 елның 28 май көнендә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Семенова Вера Петр кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1945-1950 елларда районыбыз ГХАТ бүлеге белән идарә иткән.
Шушы олы юбилее белән аны ТР Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Г.М. Рафикова РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлап истәлекле бүләк тапшырды. Ә инде Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова юбилярыбызга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм якты матур тормыш теләп аңа истәлекле открытка һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Котлауларга 12 нче ТОС председателе урынбасары Фәйрүзә Вәлеева да кушылды.