27 май көнне Алексеевск районында күршеләр Көне билгеләп үтелде

2016 елның 28 мае, шимбә

Мәктәп укучылары өчен беренче мәктәп стадионында чара үтте. Әлеге бәйрәмдә егетләр һәм кызлар үзара күңелле стартларда катнаштылар:сикерделәр, чаптылар, уеннарда катнаштылар.Уеннарны күзэтеп тордылар: ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Хөсәенов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина, мәгариф бүлеге хезмәткәре Лаура Осянина.    Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырдылар. 
Ә кич белән бәйрәм Иркен урамында дәвам итте. Анда балалар өчен  уеннар, конкурслар, җырлар,асфальтта рәсемнәр ясау, велосипедта узышлар - болар барысы да дистәләгән гаиләне жыйды!

Бәйрәм кичке мәжлес белән дәвам итте.Өй хужалары әзерләгән компот һәм пешкән ризыклар белән барсы да авыз итте. Конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International