Бриллиант юбилярларны котлау

2016 елның 27 мае, җомга

Җиңү язы кысаларында сугыш һәм тыл ветераннары булган гаилә парларын тәбрикләү каралган иде. Район буенча барлыгы 12 шундый пар булуы ачыкланды. Бу гаиләләрнең уртак үткән тормыш юллары 60 ел һәм аннан да күбрәк. Халыкара Гаилә көненә багышланган концерт көнне бу парларны чакырып, зур сәхнәдә тәбрикләдек. Ә концерт программасы районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде. Чакырылган парларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Фиркат улы Җәлалов кайнар котлап, бүләкләр һәм котлау хатлары тапшырды. Бәйрәм кичәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International