2016 елның 28 майенда Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Головин Валентин Анатолий улы һәм Антонина Анатолий кызын гаилә тормышының 60 яшьлек юбилее белән котладылар.
Халыкта бу бәйрәм "бриллиант" туй дип атала. Бриллиант – ул иң кыйммәтле һәм кадерле ташларның берсе, ул, бәхет һәм ныклык символы, 60 ел бергә яшәгән гаилә тормышының, тык һәм төз булуы раслый ул.
Валентин Анатолий улы – хезмәт ветераны, бөтен хезмәт эшчәнлеге, аның Горький исемендәге завод белән бәйле, №47 цехны начальник урынбасары булып эшләгән. Антонина Анатолий кызы шулай ук мактаулы исемгә лаек ул күп еллар буе Серго исемендәге заводта бүлег башлыгы булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы әлеге гаиләнең 80 елдан артык.
Бриллиант юбилярлар - тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Валентин Анатолий улы һәм Антонина Анатолий кызы ике лаеклы бала үстергәннәр, өч онык һәм бер оныкчык тәрбияләргә булышалар.
60 ел уртак гаилә тормышы хөрмәтенә Валентин Анатолий улы һәм Антонина Анатолий кызы, “Мактаулы юбилярлар” китабына үзләренең имзаларын куйдылар.
Юбилярларга бик күп җылы сүзләр, котлауларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова җиткерде.
Мондый юбилярлар белән очрашу, ул гаилә традицияләренең әһәмиятлелеген ассызыклады, бу гаилә - ничек итеп ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклегенең ачык бер мисалы.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, гаилә парларын тантаналы рәвештә хөрмәтләү матур бер традициягә әйләнде. Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә. Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә мондый матур, лаеклы, тырыш парларның күбрәк булуына тырышабыз. Мондый гаиләләр турында белергә кирәк һәм бәхетле гаилә тормышы тәҗрибәсен уртаклашырга!