2016 елның 25 маенда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызда 2нче пар игезәкләр тууы теркәлде. Игезәкләр Никифоровка авылында яшәүче Оксана һәм Николай Морозовлар гаиләсендә дүртенче һәм бишенче балалар булып 22 май көнне 15.00 һәм 15.35 сәгатьтә дөньяга аваз салдылар.Әти-әниләре сабыйларга Николай һәм Екатерина дип исем бирделәр.
Без чын күңелебездән Морозовлар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз һәм сабыйларның исән-сау һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.