2016 елның 30 май көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында, 8, 19 нчы мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары арасында чираттагы дәрес узды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова укучыларга ГХАТ органнары эшчәнлеге, гаилә законнары нигезләре турында сөйләде, кеше һәм җәмгыять тормышында гаиләнең әһәмияте проблемасын күтәрде.
Әлеге темалар балаларда зур кызыксындыру уятты, алар актив дискуссиядә катнашты һәм сораулар бирделәр.
Очрашу ахырында Гөлназ Закирова «Әти, Әни, мин – тату гаилә» уенын үткәрде, аның барышында укучылар, танылган әйтемнәр һәм әкиятләр мисалында гаилә традицияләре формалашуы җаваплылыгы турында фикерләделәр.