2016 елның 30 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарә каршындагы Координация советы утырышы узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы А.Р.Шавалеева гаиләне саклап калу буенча эш алып бару турында чыгыш ясады. "2013-15 елларда Татарстан Республикасында аерылышу турында актларны теркәү динамикасы турында. Россиядә һәм Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары тарафыннан аерылышу турында эшләрне тикшергәндә медиатив технологияләр куллану тәҗрибәсе турында" исемле докладында ул республикада аерылышучылар санын киметү максатыннан уздырыла торган эш турында күбрәк мәгълүматлаштыру өчен белгеч-психологлар, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының ГХАТ органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасының гомуми юрисдикция судлары вәкилләре белән чаралар үткәрү тәкъдиме белән чыкты.