2016 елның 27 май көнендә «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында булачак әниләр өчен чираттагы дәресе узды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хатын-кызларга тудыру йортында яңа туган баланы дәүләт теркәве тәртибе, никах теркәү мөмкинлеге турында сөйләде һәм барлык кызыксындырган соруларга да җавап бирде. Гүзәл Сәгыйтова аерым игътибарны исем кушу танатансына бирде. Ата-аналарга баланың туу турында таныклыкны Түбән Каманың никахлашу Сараенда тантаналы рәвештә алу мөмкинлеге бирелә.