Бүген Менделеевск шәһәрендә узган гражданлык эшләрен тикшергәндә туган сораулар, мәсьәләләр буенча судьяларның семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Югары Суды җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд составы рәисләре, район (шәһәр) судларының судьялары һәм җәмәгать судьялары, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева катнашты. Үзенең чыгышында ГХАТ Идарәсе башлыгы актуаль һәм социаль яктан мөһим булган мәсьәләләр – гаилә институтын ныгытуга һәм аерылышулар профилактикасына аеруча игътибар ясады.