Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә чираттагы «Гаилә гыйлеме» электив дәресе узды

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

2016 елның 23 май көнендә никахлашу Сараеның кече залында №7, 9, 29 нчы мәктәп өлкән сыйныф укучылары өчен «Гайлә гыйлеме» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды.

2 нче мәктәпнең педагог-психологы, Гүзәл Шириева «гайлә» төшенчәсе турында сөйләде. Сөйләгән материалны кабатлар өчен педагог балалар белән «Минем идеаль гаилә» уенын үткәрде. Уен барышында өлкән сыйныф укучылары берничә командага бүленде. Һәр команда үзенең шәхси образын булдырды: исем, девиз, презентация, тематик газета. Уенда катнашучылар идеаль гаилә моделен төзеделәр; нәрсә ул гаилә бәхете? темасына әңгәмә алып бардылар; гаилә мөнәсәбәтләре турында сорауларга җавап бирделәр. Исегезгә төшерәбез,  «Гаилә гыйлеме» проекты – ГХАТ Идарәсе һәм Түбән Кама муниципаль районы Мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләгән уртак проектлары. Әлеге программа кысаларында балаларда гайлә төшенчәсен ныгытуга, гореф-гадәтәрне саклауга юнәлтелгән, Түбән Каманың урта һәм югары сыйныф укучыларына, студентларга, техникумда беренче курста укучыларга кызыклы дәресләр үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International