Гаилә - ул мәхәббәт. Гаилә - ул шатлык, сөенеч. Гаилә - ул бер-береңне ярату, аңлау, ярдәм итү. Бары дус, тату гаиләләрдә генә балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.
2016 нчы елнын 13 нче май көнендә "Саба дулкыннары" радиосында, Гаилә көне уңаеннан, Саба муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең баш белгече Зинфира Маликова чыгыш ясады.