Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган 50 дән артык кызлар, егетләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Башкарма комитетының яшьләр, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев егетләргә, кызларга истәлек бүләкләре һәм паспорт тапшырды.