Түбән Камада «трамвайлар парады»

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

2016 ел 23 май көнендә Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгы уңаеннан гадәти булмаган чара – «трамвайлар парады» узды. Рейска сигез яңа уңайлы вагон чыкты, шуларның дүртесе Татарстан Республикасы Президентыннан шәһәрнең юбилеена бүләк ителде.

Һәр вагон үзенчә бизәлгән иде. Беренче вагон – юбилейлы вагон. Нәкъ менә анда ерак 1967 елда беренче тапкыр маршрутка чыккан, Түбән Кама трамвай хәрәкәте ветераннары белән беренчеләрдән булган пассажирлар булды. Алга таба «Яшьләр», «Балалар», «Түбән Кама күп милләтле», «Әдәби», «Музей», «Экология-биология» трамвайлары юнәлде.

ЗАГС Идарәсе коллективы шулай ук бу чарада катнашты – Гайлә исемле вагон аларныкы иде. Пассажирлар Түбән Камада гражданлык хәле актларын теркәү органы тарихы, кызыклы фактлар һәм проектлар турында белделәр, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International