29 апрель көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә ике яшҗ гаилә барлыкка килде. Яшь гаиләләрне, иң зур бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә Бөек Ватан сугышы вет ераны Михаил Яков улы Тихонов чакырылган иде. Ул яшьләрне туй көннәре белән котлады. Соңыннан яшьләр Минзәлә шәһәрендә урнашкан картлар йортына юл таптылар. Анда яшәүче 9 тыл хезмәткәрен һәм бер ветеранны якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котлап, аларга чәчәкләр һәм чәй ашы пирог бүләк иттеләр.