Халыкара гаилә көне алдыннан “Эшлекле пәнҗешәмбе” проекты кысаларында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова Баулы шәһәре гимназия укучылары белән очрашты.
Ул ГХАТ тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде, статистика белән таныштырды, электрон хезмәт күрсәтү тәрпибе белән таныштырды.
Очрашу чәй өстәле артында, җылы атмосферада узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, мәктәп тормышы турында сөйләделәр. Укычлар фикеренчә, мондый очрашулар бик файдалы. Алар белемне киңәйтә, кызыклы кешеләр белән таныштыра, яңа мәгълүматкә ия иттерә.